VIII Бөтенроссия авыл сабантуе

(авылга Уртача Елюзань, Пенза өлкәсе, 22 июль 2017 ел)

50 000+
кадерле кунаклар

35+
илебез регионнары

30 га
бәйрәм мәйданы

Баш бит

Пенза өлкәсе губернаторының котлау сүзләре

VIII нче Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашучыларны ихлас күңелдән Пенза җирендә сәләмлим!

Сура крае күпмилләтле регион, биредә дуслыкта һәм ризалыкта йөздән артык милләт вәкилләре яши, 13 этномәдәни берләшмәләргә һәм 12 милли-мәдәни мөхтәриятләргә берләшеп яшиләр.

Сабантуй бәйрәмен уздыру өчен, бай мираслы, гореф-гадәтләре белән аерылып торган Городище районының Урта Әләзән авылы сайланды, – ул уникаль, Европада иң зур татар авылы дип санала.

Пенза өлкәсендә яшәүчеләр өчен татар халык бәйрәме Сабантуй- күптәннән инде яраткан бәйрәм. Ул ел саен бик күңелле һәр татар авылында уза, шулай ук өлкә үзәге Пензада уза, кайда төрле милләт вәкилләре татар традицияләре белән таныша. Сабан туе бәйрәме яп-якты вакыйга булып халыкны берләштерүдә, милли мирасны саклау һәм үстерүдә шактый зур роль уйный.

Бөтенроссия авыл Сабантуе- бу бер мәйданда традицион спорт күренеше презентацияләре, милли уеннар, җырлар, биюләр һәм бу конкрет урындагы татар халкының гомуми тарихи үсешендәге эш казанышларының кабатланмас тәҗрибәсе.

Без борынгы бабаларыбызның кыйммәтле мирасын чиксез кадерлибез. Безнең бүгенге миссия- киләчәк буыннарга шуны тапшырырга.

Мин зур ошаныч белән әйтәм, 2017 елдагы бәйрәм биредә яшәүчеләргә һәм регион кунакларына яп-якты тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр бүләк итәр, Сабантуйның данын яңа традицияләр белән баетыр.

Ихлас күңелдән Сезгә таза саулык, яхшы кәеф, һәм бөтен башлаган эшләрегездә зур уңышлар телим!

Кадерле дуслар, рәхим итегез Пенза өлкәсенә!

Пенза өлкәсе губернаторы И.А.Белозерцев