Пенза өлкәсе турында

Пенза өлкәсе – регион, күп буыннарның гореф-гадәтләрен үзенә алган һәм шактый зур потенциал биләүче, Россия Федерациясенең динамик хәрәкәтле бай үсеш алган субъектлары арасында лаеклы урын алып тора.

Пенза җире язучылар Михаил Лермонтов һәм Александр Куприн, гаскәр башлыгы Александр Суворов, рәссамнар Иван Горюшкин-Сорокопудов һәм Владимир Татлин, режиссер Всеволод Мейерхольд, космонавтлар Виктор Пацаев һәм Александр Самокутяев һәм күп кенә башка танылган кешеләрнең исемнәре белән бәйләнгән.

Бөек Ватан сугышы елларында Пенза өлкәсенә 50 предприятие эвакуировать ителә. Совет снарядларының һәр дүртенче ядрәсе Пензада эшләнә. Сугышның берничә елларында һәм сугыштан соңгы елларда өлкә зур индустриаль усеш ала.

Пенза бүген- эре машиналар төзү, точный приборлар ясау үзәге. Пензаның предприятияләре Космос тармаклары өчен Россиягә һәм чит илләргә комплектующий детальләр тапшыралар.

Биек технологияләр шулай ук медицинага да хезмәт күрсәтәләр: регионнан еракларда Пензада эшләп чыгарылган танылган йөрәк клапаннары турында билгеле. Пенза өлкәсе илдә сәламәтлекне саклау, мәгариф, спорт күрсәткечләре буенча лидерлар арасында санала.

Пенза өлкәсе үсешенең баш максатлары РФ Президенты 2012 елның 7 май Указларында күрсәтелгән юнәлешләргә тулысынча туры киләләр. Инвистицияләр кертү, производствоны яңарту, югары технологияле эш урыннары булдырыла, барсы да уңайлы, уңышлы, кызык һәм нәтиҗәле тормыш өчен безнең регионда эшләнә.

Инвестицияләр: уңайлы шартлар, югары нәтиҗә

Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эше промышленность һәм аграрҗир потенциалын реализацияләү, регионда стабильле тотрыклы икътисад булдыру, аларны эчке һәм тышкы базарлар аша киңәйтеп, тормышка ашыруга юнәлтелгән.

Пенза өлкәсе Россия Федерациясендә беренче субъектлардан булып җирле инвестицион стандартны яклады һәм эшкәртте.

Регионда муниципаль инвестицион стандарты һәм шулай ук муниципаль дәүләт- хосусый партнерство стандарты кертелде.

Петербург халыкара инвестицион форумында күрсәтелгән, Националь рейтинг юрамасы буенча РФ субъектларында инвестицион климат хәлләре, Пенза өлкәсе бизнес өчен иң яхшы уңай шартлар тудырылган ун регион арасына керә.

Регион территориясендә, инвестицион эшчәнлекләргә дәүләт булышлыгының бөтен формаларын бөркеткән перспектив кануннар эш итә. Ширкәтләр, кайсылары стратегик мәгнәле һәм приоритетлы инвестицион проектларны тормышка ашыралар, аларга хаклы рәвештә салымнар җиңеллекләре тәгъдим ителә.

Оешу сроклары өч елдан ким булган оешмаларга, кайсылары тормышка ашыралар приоритет булган инвестицион проектлар һәм оешмалар кайсылары стратегик мәгънәле проектларны (8 млрд тәңкә күләменннән артык вложение белән) тормышка ашыра. Бу категорияле предприятияләр дә шулай ук транспорт салымнарын түләүдән азат ителә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, регион территориясендә приоритетлы инвестицион проектлар тормышка ашырган очракта, оешмаларга милек өчен акча салымы 1,1% куела.

Шулай ук инвесторларга алган кредит буенча процент ставкаларына өлешчә компенсация бирелә, объект чикләренә кадәр инфраструктуралар ясауда булышлык күрсәтелә, проектларга аерым статус тәгъдим итү өчен, аларга Пенза өлкәсендә кечкенә һәм урта бизнесны үстерүгә нигез салынган үз инвестицион потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелә. 2013 елда “О центрах регионального развития” исемле канун кабул ителде, аның буенча эшмәкәрләр өчен, үз бизнесларын йөзләгән “перспективалы” авылларның берсендә теркәгән очракта, гади салым системасы налогооблажениесы 15 тән 5 % кадәр түбәнәя.

Регионда, обязательстволар буенча поручительство тәэмин итүче һәм кечкенә, урта эшмәкәрлек субъектларын микрофинансированиеләү буенча, – ОАО “Поручитель” финас институты оештырылды. Агентство “Эксперт РА” “Поручитель” фондына “А.mfi”(ышанычлылыкның биек дәрәҗәсе) рейтинг дәрәҗәсен бирде.

Милли инвестицион рейтингта инфроструктураларның якында барлыгы мөхим күрсәткеч булып тора. Регионда бизнес-инкубаторлар киң челтәре булдырылды. Ике технопарк эшли, шулар арасында биек технологияләр паркы “Рамеев”, РФның Минкомсвязь программасы буенча төзелде, ул биомедицина һәм информацияләр технологияләре өлкәсендә специализацияләнә.

Пенза өлкәсе Россия Федерациясе субъектлары расында иң беречеләрдән, кайсында «Об индустриальных парках Пензенской области» региональ кануны кабул ителде һәм таләп ителгән бөтен нормативно-правовая база раслана. Өч индустриаль парк булдырылды, кайсыларында киләчәктә өлкәдә яшәүчеләр өчен 600 эш урыннары булдырылыр дип көтелә. Федераль трасса М5 янында 137 га мәйданында беренче индустриаль парк “Отвель” төзелә, федераль һәм өлкә чыгымнарына эшләнә.

Федерация субъектының икътисад усеше критерияләренең берсе дәүләт һәм муниципалитет тәгъдим иткән ярдәмнәрнең сыйфаты. Пенза өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтә торган өч дистәдән артык күпфункционалле (МФЦ) үзәкләре эшли. Уртача регионда гражданнарның төп шөгылләр юнәлешендә МФЦ лар 200 дән артык дәүләт һәм муниципалитет ярдәмнәре бирүне оештыра.

Гражданнарның өлеше, дәүләт һәм мунициполитет ярдәмен “бер тәрәзәдән” килеп алу принципында , шул рәттән МФЦ ларда , 90 % артык тәшкил итә.
Үстерү нигезендә – сәнәгать
Пенза өлкәсенең сәнәгать комплексы составына 3 меңнән артык предприятиеләр керә.

Сәнәгать ширкәтләре җирле “валовый” продуктның якынча 25% күләмендәге өлешен җитештерәләр.

Тарихи яктан Пенза өлкәсенең сәнәгате илебез хуҗалыкларының базовый секторлары өчен җәйланмалар җитештерүгә специалләштерелгән- энергетика, транспорт, нефтегаз сәнәгате һәм машиналар төзү секторы.

Электрон җәйланмалар җитештерү, күпчелеге оборона комплексы өчен информацион- телекоммуникацион системалар киң урын арган.

Бүгенге көнгә регионда химико-фармацевтик, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате һәм төзү материалларын җитештерү актив үсешләре күзәтелә.

Пенза өлкәсенең икътисад эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча соңгы биш елдан артык вакыт дәвамында сәнәгать җитештерү индексының үсеш темпы ПФО регионнары арасында эч беренче урынга керә.

Сәнәгать предприятияләренең күпчелеге яңа алдынгы технологияләр кертү өстендә , эчке һәм тышкы базар ихтыяҗларына туры килгән заманча җайланмалар, яңа продкуцияләрне үзләштерү белән актив шөгылләнәләр. Соңгы ике елда производствоны яңача коралландыруга һәм яңа продукцияне үзләштерүгә финанс чараларның гомуми күләме 23 млрд тәңкәдән артык булды.

Соңгы вакытта Пенза өлкәсе территориясендә сәнәгать өлкәсендә берничә эре инвистицион проектлар гамәлгә кертелде. Мәсәлән, цемент заводы ООО “Азия Цемент” 11 млрд тәңкәдән артык күләмендәге инвистиция белән. 500 дән артык югары җитештерүчән эш урыннары булдырылды.

ООО “Маякпринт” күләме белән елга 2,6 млн. кисәк нетканый композит материаллардан флизилин нигезендәге обойларны җитештерү линиясын җибәрде.

Химия-фармацевтика сәнәгате өлкәсендә ОАО “Биосинтез” предприятиесе, кайсы Россиянең унлап эре фармоцевтика эшләнмәләре чыгара торган компанияләргә керә, инвистицион проект тормышка ашыра.

ООО «Маяк-техноцелл», мебель сәнәгате өчен күләме белән елга 30 мең. тоннага кадәр кәгазь-нигезе җитештерә торган, кәгаз ясау машинасын кертү проектын тормышка ашыра. Инвестиция күләме 3 млрд. тәңкә тора.

Преприятиеләр актив файдаланалар дәүләт булышлыгы механизмнары белән, алар Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Минпромторгы һәм Пенза өлкәсе Минпромы тарафыннан тормышка ашырылалар.

Сәнәгать предприятиеләренең федераль максатлы программаларда катнашулары ел саен федераль бюджеттан суммада 2 млрд тәңкә тартырга мөмкинлек бирә, кайсылары шулай ук өстәмә чыганак булып җитештерү куәтлелеген яңартуга һәм яңа күренешле продукцияләрне үзләштерүгә юллана.

Эшче профессияләрен популярлаштыру өчен өлкә конкурсы “Лучший по профессии” уздыру яңадан традициягә кертелде.

Аграрҗир секторы: ясарга ышанычлы, ашатырга сыйфатлы
Пенза өлкәсе өчен икътисадның иң мөхим тармакларының берсе булып аграр сектор тора.

Регионның авыл хуҗалыгы тармакларының төп бурычы – агропромышленность предприятияләре комплексының эффектив үсеше, заманча технологияләр кертү, югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү һәм профилле белем бирүче учреждениеләрне үстерү.

Хакимиятнең агропромышленность комплексына булышлыгы төптә азык- иминлекләр белән тиешле тәэмин итү. РФ азык-иминлек Доктринасының билгеләүе буенча, үз азык-төлеге белән тәэмин ителгәнлеге, илнең эчке базар пороговый дәрәҗәсенннән, регион байтак өстен чыга. Ит һәм итэшләнмәләре тәэмин ителгәнлеге ихтыяҗлардан 177,2% тәшкил итә, яшелчәләр белән -115,2%, бәрәңге җитештерелә 4,2 мәртәбә кирәгеннән күп, шикәр-комы 5,4 тапкыр, үсемлек майлары 3,2 тапкыр ихтияҗлардан күберәк чыгарыла.

Пенза өлкәсендә авыл хуҗалыгы һәм ул үстергән товарны эшкәртү буенча озак сроклы инвистицион проектларны тормышка ашыру дәвам итә.

ООО УК “Дамате” предприятиесе күркә итен үстерү һәм эшкәртү буенча, 2013 елда Россия кибетләренә тапшыра башлап, 2016 елда инде, елына 60 мең тонна әзер товарны чыгарып проект күәтлегенә чыкты. Нәтиҗәдә проектны тормышка ашыргач 1550 яңа эш урыннары барлыкка килде.

“Дамате” компаниеләре төркеме шулай ук ОАО “Молком” придприятиесендә сөт эшкәртү проектын модернизацияләүне тормышка ашыра. Бүгенге көнгә оешма тәүлектә 500 тонна сөт эшкәртеп Привожский Федераль округында сөт эшкәртү буенча беренче урынны алып тора.

ООО Ук “Русмолко” Пенза өлкәсендә Россиядә иң зур сөт-товары комплексы төзи. “Русмолко” һәм Сингапур компаниесе «Оlam international» тарафыннан 4600 башка сөт комплексы төзеделәр, кайсы иң яхшы көнбатыш аналоглары белән конкуренция алып барала. Көтүләр үрчетү, элеватор, орлык эшкәртү үзәге комплексы төзелә.

ЗАО “Башмаковский хлеб”, күздә тота 110 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә саклый торган логистик үзәк проектын тормышка ашыра; инвистиция күләме – 4,1 млрд тәңкәдән артык.

Технологияларны камилләштерү, яңа техника куллану, аграрийларны даими укыту үсемлекчелекне күтәрергә булыша. Пенза өлкәсендә 2015 елда 1 млн 600 тонна бөртекле һәм кузаклыбөртек рекордлы уңдырыш алынды, кайсы 2016 елда аста калды- 2 млннан артык тонна алынды! Бөртекле һәм кузаклыбөртек уңдырышлыгы буенча регион Приволжский федераль округында лидер позицияләрен ала.

Алдагы җитештерүчәнлек үсеше өчен Пенза өлкәсенең авыл хуҗалыгы АПК министрлыгы аграрийларны укыту өчен иң яхшы хуҗалыклар базасында танылган галимнәрне чакырта.

Пенза өлкәсенең аграр секторында, авыл территориясендә җәмгыяви-икътисадый һәм демография үстерүдә, мөхим роль уйныйлар кечкенә формалы хуҗалыклар. Пенза өлкәсендә АПКның кечкенә бизнеска булышлык күрсәтүдә федераль һәм региональ программалар тормышка ашырылалар. Иң беренче бу булышлык яшь, яңа фермерларга, хайван фермалары тоткан гаиләләргә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан грант күренешендә ярдәм алалар, авыл хуҗалыгы эшләнмәсен хәзерләү, саклау, сату белән шөгылләнгәннәр (сөт, ит, балык, бәрәңге, гөмбәләр, яшелчә, җимешләр һәм җиләкләр).

ПФО регионнары арасында Пенза өлкәсенең авыл хуҗалыгы оешмаларының уртача эш хакы озак вакытлар инде отросльда иң беренче урынны ала.

Үз йортың – бу чынбарлык

«Обеспечение жильем и коммунальными услугами населения Пензенской области на 2014 – 2020 годы» дәүләт программасына туры китереп эксплуатациягә этаплап якынча 7 млн кв. м. яңа тораклар кертергә планлаштырыла.

Чагыштырмача бер кешегә 0,66 кв. метр туры килә- шушы күрсәткеч белән өлкә Приволжский федераль округы регионнары арасында 2 нче урынны алып тора. чагыштырмача эксплуатациягә кертелгән торак йортларның мәйданы торак фондының гомуми мәйданына карата -2,51% тәшкил итә. (ПФО регионнары арасында 4 нче урын). Уртача 1 яшәүчегә 26,5 кв.м гомуми мәйдан туры килә-ПФО регионнары арасында 2нче урын. Торак йортларның сатып алу мөмкинлек коэфициенты (халык табышы дәрәҗәсе базар бәяләре белән бәйләнеше) ел саен яхшыра, ул 3,18 тора- ПФО регионнары арасында 4 урын.

Иң эре торак йортлар төзелеш үзәге Пенза районының Засечный авылсоветы территориясендә “Город Спутник” дип йөртелгән микрорайон санала. 2024 елга кадәр микрорайонда 3,4 млн. кв. м тораклар төзү планлаштырыла. Проектның фәлсәфәсе – “шәһәрдә шәһәр”, тормыш өчен бөтен инфраструктуралар белән тәэмин ителә. Хәзерге вакытта “Спутник”та ике балалар бакчасы, поликлиника, 1500 балага мәктәп һәм су спорты сарае бар инде.

Сатып алу мөмкинлекләрен арттыру максатында Пенза өлкәсе хөкүмәте квадрат метрларның бәясен түбәнәйтүне күздә тота. Моны эшләү өчен җирле төзү материалларын кулланырга кирәк. Кузнецк районында елына 200 мең тонна коры төзү катнашмасы җитештерә торган линия эксплутациягә кертелде, Пензада елына 100 мең кв.м торак чыгаручы тимер-бетон плитәләр линиясы, Белинский районында елына 20 млн данә кирпеч чыгаручы завод, Бессоновка районы Кижеватово авылында елына 60 млн данә кирпеч чыгаручы завод һәм Никольский районында елына 100 мең тонна известь чыгаручы завод. Шулай ук Шемышейка эшчеләр поселогында 2017 елда эксплуатациягә кертергә тиешле елына 30 млн данә кирпеч чыгарырлы заводның төзелеше бара.

Шушы булган күәтлелекләрне тулысынча эшләткән очракта Пенза өлкәсе елына 1,5 млн.кв. метр бөтен типтагы торак йортлар төзи алыр.

Сәләмәтлекне саклау – технологияләр һәм профессионаллар

Пенза өлкәсендә сәләмәтлекне саклауга юнәлтергән программа-максат тормышка ашырла, ул авыруларны баштан ук диагнозларга юнәлтелә. Югары технологияле медицина ярдәме үз вакытында һәм тулы кыйммәтле дәвалау, сәләмәтлекне саклауда профилактикага да юнәлтергә, шул санда тормышта сәләмәтле көн күрүне формалаштырырга.

Яшәүчеләргә медицина ярдәме 52 медицина оешмаларында, кайсыларындә 4 мең табиб һәм 13 мең урта звено медицина эшчеләре эшли. Регионда өч катлы медицина ярдәме формалаша.

Соңгы елларда халыкның сәләмәтлеге күрсәткечләрен һәм демография ситуациясен уңышлы стабилләштерелде. Мәсәлән, Пенза өлкәсендә Россия Федерацииясендә иң түбән күрсәткеч кечкенә сабыйлар үлеме. Субъекта яшәүнең уртача озынлыгы -71,5 яшь. (Приволжский округта 2 нче урын).

Пенза өлкәсе тулы күләмдә сәләмәтлекне саклау модернизациясе программасын тормышка ашырган регионнар санына керде. Шушы программаны тормышка ашыру өчен бирелгән ярдәм якынча 5,7 млрд тәнкә үзләштерелгән.

Акча юнәлдерелә медицина учреждениеләрен төзергә һәм ремонтлауга, тыйби җәйланмалар алырга, бөтен катларда заманча информацион системалар һәм медицина ярдәм стандартлары кертергә.

Шушы программа кысаларында ике специалләштерелгән медицина ярдәме уникаль объектлары төзелде: бу заманча функциональ диагностика җайланмалар белән инфекцион-токсикологик корпус, өр яңа хирургия һәм физиотерапия ысуллары белән дәваларга мөмкин булган реанимация һәм интенсив терапия һәм торакальная хирургия үзәге, кайсында авыр формалы туберкулезны операция белән дәвалау уздырыла.

Пенза өлкәсе Россиядә беречеләрдән булып перинаталь үзәк төзү өчен гариза бирде. 2017 елда төзелеп җитәр 130 ятакка медицина оешмасы, кайсын техниканың соңгы сүзе белән җиһазлыйлар. Өлкә үзәгендә югары технологияләрнең үзәген ясау киләчәктә регионда демографик үсешне яхшыртуга китерер.

Пенза өлкәсе дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда, башка регионнар арасында лидер булып тора, кайсы медицина ярдәме алуның җиңеллеген раслый.

Россия Федерациясендә, Пенза өлкәсе Медицина хезмәткәрләрен социаль яклау буенча керткән системасы, иң яхшылардан санала. Авыл җирендә эшләргә карар кылган яшь белгечләргә бер миллион тәңкә “подъемных” түләнә. Регионга килгән Медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр акча түләнә һәм яшәү өчен торак ярдәме күрсәтелә.

2012 елга караганда 2 тапкырдан артык Пензаның һәм башка шәһәрләрнең медицина уку йортларына укырга туры кертү күтәрелде. 2017 елда регионда медицина кадрлары дифицитын тулысынча бөтерү планлаштырыла.

Укырга-яхшы яшәү өчен

Пенза өлкәсе Президент һәм РФ Хөкүмәте мәгариф сферасында куйган бурычларын планлы рәвештә үти.

Регионда балаларны күп төрле эшчәнлеккә кертү өчен бөтен шартлар тудырыла, кайсы яңа нәрсәләргә өйрәнүгә әзерлекне бөтен тормышы буена формалаштырыр.

Регионның 57 мең иң кечкенә яшәүчеләре мәктәп белемен алалар. Мәктәпкәчә мәгариф системасын модернизацияләү региональ программасы йөкләмәсе тулысынча үтәлә. 2016 елда мәктәпкәчә мәгарифкә мохтаҗлыкта яшәгән 3 тән 7 кадәр яшьтә булганнарга, чиратлылык бетерелде.

Пенза өлкәсендә 338 гомуми белем оешмалары һәм 192 филиал эшли, кайсыларында 120 мең укучы белем ала. Гомуми мәгариф системасында 8 меңнән артык укытучылар эшли.

Гомуми белем бирү оешмаларында тәртипчә 30 өлкә проектлары тормышка ашырыла, балалар һәм яшьләрне заманча җәмгыяттә яшәргә хәзерләнүгә юнәлтелгән, гражданин бурычларына, җитештерү процессында катнашырга, үзлегеннән укуга. Пенза өлкәсендә проектлар төзү өлкәсендә 90% укучылар шөгылләнә.

Гомуми белем бирү оешмаларының “Живи село” авыл укучыларында гражданлык тойгысы, үзенең кечкенә Ватанына мөхәббәт тәрбияли торган проекты 100 дән артык мәктәпне берләштерә. Пенза өлкәсендә балаларны һәм яшьләрне югары технологияле конкурентлы дөньяга әзерләү өчен инновацион эшчәнлек программасы «1000-list-nick» тормышка ашырыла, «Пензенская Лига Новых школ» берләшмәсенә 44 гомуми белем оешмалары керә.

Өлкәдә балалар өчен өстәмә белем бирү өчен 67 оешма эш итә. 96% ан артык мәктәп балалары дәресләрдән тыш вакытта мәдәният һәм спорт оешмаларында төрле өстәмә эшчәнлекләр белән мәшгуль.

Регион өчен өстәмә мәгариф проектарыннан иң беренче мәгънәлесе робототехника юнәлеше, кайсы яшь буынны политехник белемдә үстерү. Ул РФ мәгариф Министерствосы куйган бурычлардан торып үсеш ала.

Башлангыч һәм урта профессиональ мәгариф белемен Пенза өлкәсенең 17 дәүләт һәм 2 дәүләтнеке түгел белем бирүче оешмаларында алырга мөмкин.

Пензаның күп профилле колледжында – уникаль күпкатлы оешмасында, кайсы 14 профмәгариф оешмаларын сүтеп оештыргач барлыкка килде, 9 мең студент укый (регионның профессиональ белем бирүче оешмаларың якынча 50%).

РФ субъектында актив рәвештә дуаль белем бирү программасы кертелә, кайчан коллеҗ һәм техникумнар студентлары теория нигезләрен уку оешмаларында, ә практик яисә гамали күнегүләрне производствода алалар. 2018 елның башына укучыларның 100% эшче профессияләрен өйрәнә торганнары, урта профессиональ белемне дуаль элементлары белем аша алырлар.

Пенза өлкәсендә 4 дәүләт югары уку йорты һәм 6 филиал эшли, аларда 40 мең кеше белем ала. Регионнан читкә китмичә сәнәгать, медицина, педагогика, информацион технология, икътисад, дәүләти идарә итү һәм башка тармакларда профессиональ белем алырга була. Регионның югары уку йортлары архитектура һәм төзелеш, авыл хуҗалыгы, сугыш эше һәм күп башка сфералар өчен белгечләр әзерлиләр.

Мәдәният- тормыш сурәте кебек

Пенза өлкәсе үзенең күптәнге культура гореф-гадәтләре белән дан тота. Монда провинцияль театр туды һәм беренче рус стационар циркы куела, Россиядә иң беренче халык китапханәләренең берсе оеша.

2013 елда Пенза шәһәренең 350 еллыгы билгеләп үтелде. Юбилейга бер-ничә мәдәният йортлары төзелде, Пенза өлкәсе һәм Приволжеский округ өчен уникаль санала торганнар.

Пензаның 350 еллыгына бик кыйммәтле бүләк булды 750 урынлык тамашачылар һәм орган заллары белән (регион тарихында беренчеләп), өлкә филармониясе бинасы. Клавишлар һәм тынлы музыка коралы 12 метр озынлыкка һәм 11 метр биеклеккә, классицизм стилендә 30 агач токымнарыннан эшләнгән, музыкантларның сүзләре буенча регистрларның күрке һәм йомшаклыгы белән аерыла. Башкаручылар һәм тыңлаучынар шулай ук акустика залына югары бәя бирделәр.

Приволжский федераль округта Пензаның киноконцерт залы иң зурлардан санала. Дүрт катлы комплекс 1600 тамашачыны сыйдыра. Ультразаман тавыш чыгаргыч һәм сәхнә җәйланмалары булган ККЗ “Пенза” ның барлыкка килүе регионда яшәүчеләргә Россия сәхнә йолдызларын гына түгел хәтта дөнья йолдызларын да күреп ишетергә мөмкинлек бирде.

Киноконцерт залы һәм филармония арасында урнашкан Юбилейная мәйданы, тагын бер фестивль, концерт,һәм күргәзмәләр мәйданы булды. Биредә халыкара «Jazz May» фестивале, халык нәфис һөнәрчелек осталары фестивальләре, Бөтенроссия җыр марафоны, тагын шулай ук башка музыка һәм сәхнәләштерелгән күренешләр барды.

2014 елда Россия М.Ю.Лермонтовның туган көненә 200 еллыгын билгеләде. Пенза җире, кайда бөек шагыйрь балачак елларын үткәрә, юбилей вакыйгаларының үзәге булды. Онытылмаслык датага Дәүләт Лермонтов музей-заповеднигы «Тарханы»да музейно-агарту үзәге төзелде, кайсында Россидә бердәнбер булган Лермонтовның тормышы һәм иҗаты турында экспозиция «Этапы короткого пути» урнашты. “Тарханы”да бөтенроссия күргәзмәсен «Мой дом везде, где есть небесный свод…» оештыручы булды, кайсында илнең 37 регионы катнашты. Музей, Лермонтовка багышланган, 30 бөтенроссия һәм халыкара проектларда катнашты.

2015 елда, Дәүләт Лермонтов музей-заповеднигы «Тарханы» музее директоры Тамара Михайловна Мельникова, «За комплексное восстановление музея-заповедника «Тарханы», возрождение традиций усадебной культуры, популяризацию творческого наследия Михаила Лермонтова» әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә РФ дәүләт премиясына лаек булды.

Спорт бөтенесенә, физкультура һәр кешегә

Пенза өлкәсендә физкультура һәм спортны үстерү дәүләт сәясәте приоритеты. Халык санына карата спорт объектларының саны буенча регион Федерация субъектлары арасында биш лидер арасына керә. Яшәүчеләр саны буенча спорт белән системалы шөгелләнүчеләрр, -37,4%.

һәр кешенең, кайда яшәвенә карамый үзенең физкультура һәм сорт казанышларын яхшыртырга мөмкинлеге булсын өчен, бөтен Пенза өлкәсендә спорт инфроструктурасы тудырыла, Пенза өлкәсендә 47 физкультура-сәләмәтләндерү комплекслары, 20 районның мәктәпләрендә рекоструцияләнә һәм төзелә спорт заллары. Авыл һәм шәһәр муниципалитет мәгариф оешмаларында 27 ябык йөзү бассейннары, ясалма каплаудан 18 футбол кыры, 5 ябык боз шугалагы, мототрасса, триатлон һәм велоспорт өчен трасса, таудан чаңгы шуу трассасы үзенең инфроструктурасы белән, 2 күпфункционалле «Олимпия аллеиясы» булдырылды.

Пенза шәһәрендә «Буртасы» һәм «Олимпийский» исемле комплекслы спорт сарайлары төзелде, “Училище олимпийского резерва” спорт комплексы, 25 корттан торган «Семейный» исемле спорт-сәләмәтләндерү комплексы, мини футбол һәм пляҗ волейболы өчен мәйдан, су спорты сарае “Сура”, 5500 тамашачы сыярлык «Дизель-Арена» спорт-тамаша комплексы, 1200 лек урын һәм трибуна белән көч тәләп итә торган көрәш сарае “Воейков” 11 спорт мәйданчыгы, медик – реабилитацияләү үзәге, ашау пункты һәм кунакханә белән.

Пенза шулай ук футбол буенча Дөнья чемпионатына FIFA-2018 хәзерләнү программасына керде, кайсының матчлары Мордовия республикасында узарлар. Чемпианатта катнашучыларның тренировкалары өчен Пензаның футбол клубы “Зенит”ның стадионы базасында булдырыла. Стадионда реконструкция бара: тренировка кырын боралар, яңа зданиялар һәм инфраструктура төзелә.

Пензаның тренировка мәйданнарында 2012 һәм 2016 елгы Олимпия уенннары җиңүчеләре һәм приз алучылары гимнастлар Денис Аблязов, Алия Мустафина һәм Анастасия Близнюк, йөзүчеләр Сергей Фесиков һәм Анастасия Зуева, суга сикерүчеләр Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов тәрбияләнделәр.

Спорт объектлары аркасында Пенза өлкәсе олимпия чемпионнарын әзерләргә, ә шулай ук үзендә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга ммөмкинлеге бар.

Күп милләтле регион туризм һәм ял өчен

Пенза өлкәсе – тарихи- мәдәни гореф-гадәтләргә бай край. Регионда милли культураларны үстерүгә, өлкә халыкларының милли мирасларын саклауга, аларның үзләренең ана телләрен өйрәнү һәм милләтара ризалыкны ныгытуга бөтен яктан аерым игътибар бирелә. Пенза регионы өлкә һәм регионара халык мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру буенча уникаль тәҗрибәгә ия булып тора.

Пенза өлкәсендә 100 артык халыкларны туплаган 1 млн 348 мең кеше яши. 2010 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу чыганаклары буенча русслар-86,8%, татарлар-6,4%, мордвалар-4,1%, украиннар- 0,7%, чувашлар – 0,4%, әрмәннәр-0,3%, белоруслар-0,2%, әзербәйҗаннар, үзбәкләр, немецлар -0,1 әр %. Калган халыкларның вәкилләре 0,1% тан азрак.

2016 елның 1 нче октябренә Россия Федерациясенең юстиция Министрлыгының Идарәсендә Пенза өлкәсе буенча 12 милли-мәдәни автономия регистрацияләнгәннәр: 4 региональ һәм 8 җирле. Региональ автономияләр: татар, мордва, еврей һәм немецларның. Җирле автономияләр: әрмән, таҗик, немец, өч татар, мордва һәм чувашларның. Шулай ук регионда 13 этно-мәдәни берләшмәсе бар: 7 татар, 2 немец, мордва, 2 әзербәйҗан һәм 2 үзбәкләрнең.

Тарихи традицияләр, һәм дә дәүләт һәм муниципалитет хәкимияте органнарының турыдан туры эшчәнлеге аркасында, Пенза өлкәсендә расачылык, раса буенча дискриминация, ксенофобия һәм шуларга бәйләнгән башка түзә алмаслыклар соңгы вакытларда булмады.

Пенза өлкәсе-искиткеч регион, кирәкле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләрне били. Җирле табигатьнең матурлыгы һәм күптөрлелеге, уникаль тарихи-мәдәни мирас, алга киткән инфраструктура актив ял итү һәм үзеңнен исәнлегең белән шөгелләнү өчен- шулар белән Пенза җире аерым бай. Биредә кыска ял көннәре, шулай ук тулы ял ае-отпуск вакытта гадәттә булмаган һәм кызык урыннарны өйрәнүгә багышларга була.

Михаил Лермонтовның ыруг утарында “Тарханы”да булу өчен йөзәр меңнәр туристлар һәр ел киләләр бирегә, борынгы җир астындагы Троице-Сканов монастыре мәгарәләрен күрергә, Хопер елгасының чыккан урынын күрергә, төрле изге чыганакларда чумарга, уникаль «Кувака» суы музеен күрергә, борынгы Золоторев шәһәрлекләре белән танышырга. Һәм дә тагын унлап музейлар һәм истәлекле урыннар Россиянең яшерен тарихын саклыйлар.