Пенза өлкәсенең татар милли мәдәният мөхтәрияте турында

Пенза өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе (алга таба РТНКА) булдырылган, 2003 ел.

Районнарда өлкәсе булдырылган 12 җирле татар милли-мәдәни автономия һәм җәмгыятьләре татар.

Устав нигезендә мохтәрияте идарәсенең югары органы булып тора әгъзаларының гомуми җыелышы автономиясе үткәргән җыена рәисе, елга бер тапкыр.

Башкарма комитеты әгъзалары булып танылган Пенза өлкәсендә һәм аннан читтә Таныш. Б. У., Агишев, Р. У., Батыршин Ш. И., Девликамов К. А., Ибраһимов Р. А., З. Куряев. К., Муракаева Г. Д., Нагаева. Н.Х., Рахматуллин А. Ш., Туктаров Ж. З., Тугушева Ф. Я., Хайров Р. Р.

РТНКА Пенза өлкәсе төзи эшчәнлек нигезендә ел саен үткәрергә планы эш тарафыннан раслана торган мохтарияте идарәсе һәм согласуются Хөкүмәте белән Пенза өлкәсеннән.

2011 елдан татар автономией чыгарыла айлык газета “Пензенские татары” татар һәм рус телләрендә.

Инициативасы буенча РТНКА ел саен Идарәсе белән берлектә мәдәният һәм архив Пенза өлкәсе үткәрелә фестивальләр татар районнарында өлкәсе. Иң яхшы коллективлары катнаша гала-концертта Татарстан Республикасында бәйрәмдә Көне “халыклар бердәмлеге Пенза өлкәсе” 2 ноябрьдә г. Пензада.

Оештырыла һәм үткәрелә барлык районнарында өлкәсе бәйрәме “Сабантуй” конкурсы иң яхшы деревенскую кызны “Авыл килен” түгәрәк өстәл белән татар теле укытучылары проблемасы буенча укыту туган телне татар авылларында балалар иҗат конкурсы, “Яратам сине туган ягым!”. Вәкилләре автономиясе катнаша, икенче Бөтендөнья конгрессында татар Конгрессында “Без – россия халкы: бердәмлек күптөрлелеге”, конференцияләрдә һәм башка чараларда.

РТНКА зур игътибар бирә, мәдәни-массакүләм эш, частыми кунаклар татар авылларында булып, галимнәр, язучылар, актерлар, ничек берсе-Пенза өлкәсе, шулай ук Татарстан Республикасы.

Бина переданное ” түләүсез файдалануга Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, Пенза өлкәсе, урнашкан адресы буенча Пенза, Мәскәү ур., 121, гомуми мәйданы 324,2 кв. м.

Булдыру татар җәмгыяте

Пенза төбәге иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияте оештыру

Россия территориясендә төбәк милли-мәдәни автономияләр үз эшчәнлеген “Милли-мәдәни автономияләр турындагы” Федераль закон (17.06.1996) нигезендә алып баралар.

Әлеге закон нигезендә Россия Федерациясендә милли-мәдәни автономия, Россия гражданнарының үзбилгеләнү хокукы буенча билгеле бер этник төркемгә караган милли-мәдәни берләшмәсе формасыннан гыйбарәт. Бу этник төркемнәр билгеле территориядә милли кимчелекне тәшкил итәләр. Оешманың төп максаты- милли мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне, милли үзенчәлекне саклау, туган телне үстерүгә ярдәм итү.

2003 елның 23 декабрендә Пенза облпотребсоюз залында Пенза татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы төзү конференциясе үткәрелде. Конференция мөхтәриятнең уставын раслады һәм җитәкче органнарны сайлады.

Мөхтәриятнең төп максаты һәм бурычлары.

Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, татар мәдәниятен төрле формаларда саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү (мәдәни үзәкләр, фонд, мәгариф, мәдәният оешмалары, массакүләм мәгълүмат чараларын, нәшрият эшчәнлеген, коммуникация чараларын һ. б. булдыруга ярдәм итү, анда гражданнарның мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлеге, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау, милли мәгарифне һ. б үстерүдә катнашуларына ирешү.).

Автономия рәисе итеп Лопатин районы башлыгы Алтынбаев Ришат Рифат улы сайланды. Яңа оешкан башкарма комитетка Хайров Рәшит Рифат улы, Куряев Зәкиҗан Каюм улы, Девликамов Кәмил Абдулла улы, Гафуров Касим Фатих улы, Ибрагимов Рафик Әнвәр улы, Муракаева Галия Җәфәр кызы, Тугушева Фатыма Якуп кызы керде.

Дәүләт теркәвен 2004 елның 18 мартында үтте. Пенза шәһәрендә ел саен татар милли бәйрәме –Сабантуйлары үткәрелде.

2011 елның 29ынчы мартында Татар милли-мәдәни мөхтәриятенең башкарма комитеты рәисе итеп Б.У.Акжигитов сайланды ( “Кагау” сәүдә үзәге директорлар советы рәисе) Башкарма комитетка Туктаров Җиганша Зинәтулла улы, Хайров Рашит Рифат улы, Куряев Зякиҗан Каюм улы, Девликамов Камиль Абдулла улы, Ибрагимов Рафик Әнвәр улы, Муракаева Галия Җәфәр кызы, Рахматуллин Адельша Шафигулла улы Асмаев Искәндәр Исхак улы, Акжигитов Фарит Исхак улы керде.

2011-2016 елларда Пенза өлкәсе иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияте эшчәнлеге

2011ел:

  1. Пенза өлкәсендә татар милли мәдәниятне торгызу өчен, автономиянең яңа җитәкчелеге районнарда яшәгән татарлар белән танышудан башлады, барлык зур һәм кечкенә авылларны йөреп чыкты. Нәтиҗәдә, безнең милли мәдәниятнең торышы ачыкланды, җирле оешмалар эшчәнлегенең уңай һәм тискәре яклары билгеле булды. Күп кенә татар авылларында мәктәпләрдә туган тел бөтенләй укытылмый икән. Милли бәйрәмнәр үткәрелми.
  2. Татар һәм рус телләрендә автономиянең сайты, оештырылды.
  3. Июнь аеннан татар телендә “Пенза татарлары”, газетасы чыгарыла башлады (Б. У. Акжигитовның шәхси акчасына).
  4. 2012 елдан рус телендә “Пензенский меджлис” дөнья күрде (Б. У. Акжигитовның шәхси акчасына), редакторы Ф.М.Зюзин. Бер елдан соң “Пенза татарлары” исеме астында чыга башлады.
  5. Пенза шәһәрендә татарның милли бәйрәме –сабантуйларын оештыру һәм үткәрү. Шулай ук бу бәйрәмне үткәрүдә Кутеевка һәм өлкәнең башка авылларына ярдәм.
  6. Татар автономиясенә бирелгән бинада – Московская урамы 121енче йортта- ремонт эшләрен башлап җибәрү, кая татар милли үзәге ачу планнаштырылган иде.
  7. Пенза шәһәре Проспект Строителей яңа Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм.
  8. “Кагау” сәүдә үзәгендә Яңа ел кичәсе оештыру.
  9. Казан артистларын чакырып концертлар, яшьләр өчен дискотекалар үткәрелә.

2012ел.:

  1. «Пензенские татары в Великой Отечественной войне» (“Бөек Ватан сугышында Пенза татарлары”)(авторы Ф.Зюзин) дигән хәтер китабын чыгаруда ярдәм.
  2. Татар авылларының туган тел һәм мәктәп директорлары белән очрашу. Очрашуның максаты- мәктәпләрдә туган телне укытуда булган кыенлыкларны яхшырак белү. Мәктәп укучылары өчен викториналар һәм төрле бәйгеләр оештыру һәм үткәрү.
  3.  Пензада Сабантуй бәйрәме оештырылды һәм үткәрелде. Шулай ук бу бәйрәмне үткәрүдә Кутеевка һәм өлкәнең башка авылларына ярдәм ителде.
  4. “Татар мәдәни үзәге”нең яңа бинасында -Московская урамы 121 йортта автономиянең даими эшчәнлеге өчен шартлар булдырылды.
  5. Шәһәр татарлары өчен “Кагау” сәүдә үзәгендә Яңа ел кичәсе үткәрелде.

2013ел.:

  1. 2013 елның февралендә татар автономиясе эшчәнлегенең 2012 елга йомгаклау конференциясе үткәрелде. Конференциягә районнардан һәм күрше төбәкләрдән кунаклар чакырылды.
  2. 23 – 25 енче мартта Казанга II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына бару
  3. Март аенда Кутеевка авылы мәчетенең 100 еллыгына багышланган юбилей чаралары үткәрелде, шулай ук Кобылкин авылы мәчетенең 110 еллык юбилеена багышланган чараларны оештыруда катнашу.
  4. Апрель аенда Пенза татар милли автономиясе катнашында “Милли гадәт-йолаларны торгызу” бәйрәме үткәрелде.
  5. Апрель аенда татар милли көрәш “КӨРӘШ” Федерациясе оештыру буенча Конференция үткәрелде. Шуның өчен спорт костюмнары алынды.
  6. Июнь – июль айларында татар автономиясе 12 авылда Сабантуйларын оештыручылар белән тыгыз элемтәдә торды. Шулай ук Демино авыланда “Авыл көне” бәйрәме һәм Тат.Кынады авылында “Сөмбелә” үткәрүдә катнашты.
  7. Татар автономиясе Бөтендөнья татар Конгрессы (Казан) тарафыннан бирелгән матур әдәбият әсәрләрен 33 татар авылына таркатты.
  8. Июль аенда Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән ике грант яулап алынды: а) мәктәп укучылары өчен “Яратам мин туган ягымны!” (Люблю тебя, мой край родной!”) бәйгесе -200 мең б) «Татары Пензенского края «История и современность»(“Пенза ягы татарлары. Тарих һәм хәзерге заман.”, кайсының материаллары буенча җыентык чыгару каралган иде. -250 мең сум..-
  9. Август- октябрь айларында бу чаралар тулы күләмдә үткәрелде, отчет төзелде һәм Казанга мәдәният Министрлыгына җибәрелде.
  10. Октябрь аенда Пенза шәһәре Захаров урамындагы иске төзекләндерү, чистарту(агач төпләрен чыгару, чүп-чардан чистарту) буенча зур күләмдәге эшләр башкарылды. Бу чарага 46 мең акча җәлеп ителде.

Автономиянең сәркатибе, рәиснең ярдәмчесе һәм газета мөхәррире һәрвакыт диярлек Татар милли үзәктә урнашкан иделәр.Тора-бара биредә ике якшәмбе мәктәбе эшли башлады, китапханә һәм “Татар ашлары” кафесы ачылу планлаштырылган иде. Кызганычка каршы, 2015 елда автономия бинасы ябылды һәм сүтелде.

2014ел.:

  1. 21 декабрьдә татар автономиясе Каменка шәһәрендә Каменка мөселман оешмасы белән берлектә бөек фәлсәфәче һәм дин белгече М.Бигеевның 140 еллыгына багышланган Бигеев укулары «Бигеевские чтения» үткәрде.
  2. 22 мартта «Олимпийский» СКда (ул Антонова, 39 а) Пензада беренче мәртәбә татар көрәше буенча “Коряш” өлкә ачык шәхси-команда Беренчелеге үткәрелде. Февраль башында Пенза өлкәсе районнарыннан килгән татар милли-мәдәни җәмгыятьләре белән очрашу үткәрелде.
  3. 23 мартта “Татар кызы -2014” («Мисс татарочка-2014») бәйгесе үткәрелде.
  4. 14 июньдә В.Г.Белинский исемендәге паркта өлкә Сабантуе -2014 үткәрелде.
  5. 28 сентябрьдә Пензаның «Спутник» шәһәрендә татар җыры фестивале «Фестиваль татарской песни» үткәрелде.

Пенза һәмНаровчатның туган якны өйрәнү музейларына хан киеме комплектлары тапшырылды.

2015ел.

28 январьда Белинский шәһәренең МОУ СОШ№2 бинасына мәгърифәтче язучы, икътисатчы- галим М. Акъегеткә мемориаль такта беркетелде.

Пенза төбәге иҗтимагый татар милли – мәдәни автономиясе каршында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы барлыкка килде, аның рәисе итеп Васильева Э.Х. билгеләнде.

Пензада ел саен уза торган “Татар кызы”-«Мисс татарочка» бәйгесенең сайлап алу туры үтте, җиңүче Казан шәһәрендә финалда катнашып, мактаулы 5енче урынга лаек булды.

Пенза эшмәкәрләренең һәм имамнарының Казанда ел саен үтә торган “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумына бару оештырылды.

Татар Кынадасы авылында шул авылда туган танылган язучы Гадел Кутуйга мемориаль куелды.

Җәен «Спутник». Шәһәрендә Сабантуй-2015 бәйрәме үткәрелде.

Ф.М.Зюзин авторлыгы астында «Татарская энциклопедия Пензенского края» (Пенза татар энциклопедия китабы басылып чыкты.

«Люблю тебя, мой край родной» (“Яратам мин туган ягымны”) бәйгесенәйомгак ясау «Формирование татарских княжеских родов на территории Пензенской губернии» конференциясе белән берлектә үткәрелде. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән делегатларның килүе оештырылды.

2016ел.

25 мартта «Татарская национально-культурная автономия Пензенской области» совместно с Пензенским благотворительным фондом «Сияние» провел благотворительный концерт «Сияние добра». Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, ” Пензаның “Сияние” хәйрия фонды белән берлектә “Шәфкатьлелек балкышы” хәйрия концерты үткәрде . Концертта исемле “кирпеччеклә” сату оештырылды. Җыелган акча Пенза Җәмигъ мәчете төзелеше фондына җибәрелде

28 енче апрельдә “Воейков”, Көрәшләр Сараенда (ул.40 лет Октября,22б) Пенза өлкәсе Мактаулы гражданины Девликамова А. К призына билбау көрәше буенча “Коряш” ачык чемпионаты үткәрелде.

23енче июльдә «Спутник» шәһәрендә милли Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

8 енче сентябрьдә Пачелма районы татары белән очрашу. Очрашуның максаты – мәктәптә туган телне өйрәнү проблемалары турында сөйләшү.

30 ынчы ноябрьдән 2нче декабрьгә кадәр Пенза өлкәсендә татар мәгарифе көннәре үткәрү

2016 елның 30ынчы ноябрендә Татар мәгарифе көннәре тантаналы төстә М.Лермонтов исемендәге өлкә үзәк китапханәсендә ачылды. Бу чара кысаларында Пенза өлкәсенә Татарстан республикасыннан Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, Республиканың мәгариф сфераcында күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гульнара Габдрахманова җитәкчелегендәге делегация килде. Максат- алдынгы педагогик фикерләр белән уртаклашу Пенза өлкәсендә яшәүче татар халкына мәдәни-мәгариф үсешендә ярдәм итү . Бу программаны тормышка ашыру юлында ике төбәкнең Мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүенә кул куелды.

Киләсе көннәрдә делегация Каменка районы Кикин авылында урта мәктәптә һәм Сосновоборск районының Индерка авылындагы урта мәктәптә туган телне, мәдәниятны саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән танышты.

2016 елда автономия «Татарские князья и мурзы Пензенского края». Ф.Зюзин авторлыгында бастырып чыгарды.

2016 елны «Татарская энциклопедия Пензенского края». (Ф.М.Зюзин авторлыгында.) китабының икенче басмасын әзерләде.

Татар автономиясе татар авылларында урнашкан барлык мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә тора, Пенза өлкәсендә укытучылар һәм укучылар арасында региональ масштабтагы бәйгеләр(Б. У. Акжигитовның үз исәбенә) үткәрә, Җәйге каникуллар вакытында балаларның Казан лагерьларына баруны оештыра, һ.б.

Татар автономиясе башкарма комитетының планнары бик күп һәм алар иртәме-соңмы тормышка ашырылыр.

Башкарма комитет әгъзалары: Девликамов Камил Абдулла улы, Абдрашитов Тагир Равил улы , Акжигитов Абдул-Кадир Муся улы, Акжигитов Фарит Исхак улы, Асмаев Искандер Исхак улы, Батыршин Шамил Ибрагим улы, Туктаров Жиганша Зинатулла улы, Зелимов Рамиль Али улы, Ибрагимов Рафик Анвяр улы, Рахматуллин Адельша Шафигулла улы, Нагаева Найля Хамид кызы, Хайров Рашид Рифат улы, Назиров Шамил Фатих улы, Байбиков Наил Зякярья улы, Девликамов Рашит Хакимжан улы, Керимов Рафик Хусяин улы, Корнеев Рафик Карим улы, Юсупов Рафик Хусяин улы, Надыршин Равил Рифат улы, Абдрашитов Давлетша Ахат улы, Сайфетдинов Рафаэль Касим улы.

Пенза төбәге иҗтимагый татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Б.У. Акжигитов