Пенза өлкәсе Мәгариф Министрлыгы белән берлектә Пенза татар милли мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган VIII Бөтенроссиия авыл Сабантуена багышланган иҗади эшләр бәйгесе төгәлләнде

Мәктәп балалары бәйгедә актив катнашты. Бәйгегә 83 рәсем һәм 35 кул эше тәкъдим ителде. Барлык эшләр Сабантуй тематикасына туры килә һәм иң югары бәягә лаек. Нәтиҗәләр буенча күренә: Пенза татарлары буыннан буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне яхшы беләләр. Барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Жюри әгъзаларын укучыларның таланты һәм күпкырлы фикерләү осталыгы сокландырды. Әмма бәйге- бәйге инде. Иң яхшы эшләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

VIII Бөтенроссиия авыл Сабантуена багышланган иҗади эшләр бәйгесе нәтиҗәләре.

Номинация урын Эшнең исеме Катнашучының И.Ф Җитәкчесе Уку йорты
Возрастная категория 7-10 лет
1 Кул эше 1 «Деревенские бабушка и дедушка» “Авыл әби-бабае” Гафарова Самира Сайганова Рамзия Зиннятовна

Гафарова-Куркаякова Алсу Алиевна

Сосновобор районы

Индерка авылы

2 Кул эше 1 «Мельница»

“Тегермән”

Шабаева Лиана Денешева Гузяль Мохтаровна Сосновоборский район

с.Индерка

3 Кул эше 1 «История татарского народа» “Татар халкының тарихы Шаипов Рахим Тажетдинова Някия Искяндяровна Городищенский район

с.Средняя Елюзань

4 Кул эше 2 «Национальный костюм татарочки» “татар кызының милли киеме” Туктарова Ляйсян Шаша Гульсюм Искандяровна Кузнецкий район

с.Бестянка

5 Кул эше 2 «Праздник плуга» “Сабан туе” Еникеева Рахима Бибарсова Асия Хасяновна Городищенский район

с.Средняя Елюзань

6 Кул эше 2 «Ты готов к скачкам?» “Чабышка син әзерме?” Бараев Рахим Чигелева Гольсиня Фяритовна Городищенский район

с.Средняя Елюзань

7 Кул эше 3 «Тюбетейка в технике квиллинг»”Квиллинг техникасы белән эшләнгән түбәтәй” Бухменов

Малик

Бухменова Фатыма Зуфяровна Городищенский район

с.Средняя Елюзань

8 Кул эше 3 «Мой самый любимый праздник» “минем яраткан бәйрәмем” Ягудин Рахим Ягудина Гюзель Фяттяховна Городищенский район

с.Верхняя Елюзань

9 Кул эше 3 «Сабантуй 2017» Бухменов Халик Бухменова Фатыма Зуфяровна Городищенский район

с.Средняя Елюзань

11-14 яшь категориясе
10 Кул эше 1 «Татарочка» “татар кызы” Коллективная работа учащихся 6 классов Тактарова Алия Равиловна Каменский район с.Мочалейка
11 Кул эше 2 «Танцы на Сабантуе» “Сабантуй биюләре” Сайфулина Самира Юмакаева Венера Абдулкадировна Кузнецкий район

с.Татарский Канадей

12 Кул эше 3 «Месяц рамадан» “Рамазан ае” Булатова Эллина Бахметова Х.А. Р.п.»Исса»
15-18 яшь
13 Кул эше 1 «Тюбетейка» “Түбәтәй” Аюпова Ильмира Ляпина Нурия Умяровна Неверкинский район

с.Октябрьское

14 Кул эше 1 «Веселый Сабантуй» “Күңелле сабантуй” Мустафина Гузель Среднякова Юлия Владимировна город Кузнецк
15 Кул эше 2 «Татарская девушка» “татар кызы” Карамшева Алина Патеева Альфия Фяритовна Каменский район с.Кикино
16 Кул эше 3 «Конь-друг мужчины» “Ат –егет дусты” Пякшева Василя Пякшева Голлия Фяттяховна Городищенский район

с.Верхняя Елюзань

7-10 яшь
17 Рәсем (плакат) 1 «Сабантуй 2017» Байгузин Динур Муртазина Гуллия Равилевна Кузнецкий район

с.Большой Труев

18 Рәсем (плакат) 2 «Колыбельная песня» “Бишек җыры” Алькаев Ильнар Муртазина Гуллия Равилевна Кузнецкий район

с.Большой Труев

19 Рәсем (плакат) 2 «Наследие великого Тукая» “Бөек Тукай мирасы” Рахматуллин Хайрулла Абуталипова Хавва Ибрагимовна Кузнецкий район

с.Бестянка

20 Рәсем (плакат) 3 «Гостям мы рады» “ Кунакларга шатбыз” Бухминов Мухаммед Чигелева Гольсиня Фяритовна Городищенский район

с.Средняя Елюзань

21 (Рәсем плакат) 3 «Преемственность поколений» “Буыннар дәвамчылыгы” Мусякаев Ильнур Алькаева Зульфия Энвяровна Кузнецкий район

с.Малый Труев

11-14 яшьлекләр
22 (Рәсем плакат) 1 «Праздник Сабантуй» “Сабантуй бәйрәме” Денисова Ксения Калашникова Фаридя Руфаиловна Р.п. Лунино
23 (Рәсем плакат) 2 «Добро пожаловать на Сабантуй!» “Сабантуйга рәхим итегез!” Рамазанова Алсу Рамазанова Расима Харисовна Лопатинский район

с. Старый Карлыган

24 (Рәсем плакат) 2 «Алмачуар, вперед скачи!» “Алмачуар алга” Кудашев Ильяз Рамазанова Расима Харисовна Лопатинский район

с. Старый Карлыган

25 Рәсем (плакат) 3 «Батыр» Бурыкина Юлия Тактарова Алия Равиловна Каменский район с.Мочалейка
26 (Рәсем плакат) 3 «Скачи на лошадях» “Ат чабышы” Абузяров Алим Абузярова Гульнара Шавкятовна Кузнецкий район

с.Татарский Канадей

15-18 яшь
27 Рәсем (плакат) 1 «Наречение имени младенцу» “Балага исем кушу” Рахматулина Лейсан Рахматулина Венера Фуатовна Кузнецкий район

с. Татарский Канадей

28 Рәсем (плакат) 2 «Встреча гостей» “Кунак каршылау” Бахтеева Альфия Якупова Асия

Искандяровна

Городищенский район

с. Средняя Елюзань

29 Рәсем (плакат) 3 «Любимое блюдо татар – перемечи» “Пәрәмәч-татарның яраткан ризыгы” Хайрова Камиля Баишева Альбина Рафаэльевна Сосновоборский район

с. Индерка

 ”Сабантуй -2017” бәйгесенең хөрмәтле җитәкчеләре һәм катнашучылары!

2017 елның 22 июнендә с. 11.00 Городище районы Урта Әләзән авылында Сабантуйның балалар мәйданчыгында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырыла.

 

VIII Бөтенроссия Сабантуе волонтерлары белән Пензада киңәшмә үткәрелде

09.06.2017, Пенза өлкәсе РМАы. 8 июньдә Пензаның Яшьләр йортында VIII Бөтенроссия авыл Сабантуена хәзерләнү һәм үткәрү буенча Сабантуй волонтерлары белән Пензада эшлекле киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә Пенза өлкәсенең югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентлары катнашты. Балаларны буласы чараның эш күләме һәм программасы белән таныштырдылар.

“Безнең бурыч-волонтерларга билгеләнгән вазифаны максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм оста итеп башкарып чыгарга, чөнки безнең эшбездән чарага килгән кунакларның Сура ягы турында тәэсир калачак”, – дип Яшьләр йорты директоры Олег Куроедв волонтерларга мөрәҗагать итте.

Беренче киңәшмәдә үк инде студентлар волонтерларны элемтә белән тәэмин итү, территориядә иминлек булдыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, нинди чаралар күрү турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук яшьләр беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча инструктаж үттеләр

VIII Бөтенроссия авыл Сабантуена хәзерләнү кысаларында волонтерларны чараның конкрет объектларына семинарлар үткәрү планлаштырылган. Яшьләр үз мәйданнарында эш турында мәгълүмат алачак, һәм ышанычлы аралашу күнекмәләрен үстерү буенча тренинглар узачак. Балаларны туган якның тарихы, мәдәнияте һәм гадәт-йолалары белән дә кыскача гына таныштыру күздә тотыла.

Чарада 250 волонтер катнашыр дип көтелә

 

Пенза өлкәсе хатын-кызлары Сабантуйга хәзерләнә

08.06.2017. Пенза өлкәсенең РМАы, Лунино районы. Лунино районы Синорово авылы хатын-кызлары “Сура ягы татар кызы” проектында катнашты. Санкт-Петербургтан килгән профессиональ визажистан осталык дәресләре алдылар.

Проект төрле буын һәм һөнәр ияләрен исәпкә алып эшләнгән. Сөйкемле хатын-кызларыбыз өчен матур итеп татарча яулык бәйләү, битне карау, бәйрәмнәргә макияж ясау буенча осталык дәресләре каралган. Санкт-Петербургтан килгән профессиональ визажист Элеонора Бикҗанова белән бергә яз-җәй 2017 милли мода юнәлешләре белән таныштылар

«Цель нашего проекта – достойно подготовиться к Всероссийскому сельскому Сабантую и представить самобытность своего села, объединить женщин в деле возрождения национальных традиций», – рассказала председатель Пензенского представительства общественной организации татарских женщин Эльмира Васильева. “Безнең проектның максаты- Бөтенроссия Сабантуен лаеклы каршы алырга һәм милли гадәт-йолаларны торгызуда хатын-кызларны берләштерү”,- дип Пенза иҗтимагый оешмасы вәкиллегенең татар хатын-кызларының рәисе Элмира Васильева сөйләп китте.

Очрашу азагында бөтен теләүчеләр милли күлмәкләр киеп карадылар һәм фотога төштеләр

Пенза өлкәсе региональ мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Европаның иң зур татар авылы булган Урта Әләзәндә22июльдә үтәчәк VIII Бөтенроссия Сабантуена хәзерлек буенча 7 июньдә Пенза хөкүмәтендә оештыру комитеты утырышы үтте.

 

Иң зур татар авылында үтәчәк Сабантуе турында Пензада фикер алыштылар

07.06.2017, Пенза өлкәсенең РМАы. Европаның иң зур татар авылы булган Урта Әләзән авылында 22июльдә үтәчәк VIII Бөтенроссия Сабантуена хәзерлек буенча 7 июньдә Пензада оештыру комитеты утырышы үтте.

Утырышта чараны оештыру комитеты рәисе Пенза хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары – губернатор һәм хөкүмәт аппарат җитәкчесе Лариса Рябихина, хөкүмәт рәисе урынбасары Василий Трохин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль берәмлеге башлыгы Димитрий Дмитриев катнашты

Лариса Рябихина Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләде һәм Бөтенроссия авыл Сабантуе Пенза өлкәсендә югары дәрәҗәдә узуына ышаныч белдерде.

Катнашучылар чарага хәзерлек буенча: Пенза һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгышларының программасын, спорт мәйданчыкларының эшен, халык хуҗалыклары презентациясе буенча фикер алыштылар. Рәсми визитның дәвамы буларак Татарстан делегациясе әгъзалары Городищенск районы Урта Әләзән авылында киңәшмәдә катнашты, анда Сабантуй үткәрү мәйданы белән танышты.

Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре VIII Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек кысаларында алга таба хезмәттәшлекне үстерү буенча килешүгә кул куйдылар

Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә 2017 нче елның 22 июлендә узачак

Пенза өлкәсенә Бөтенроссия авыл Сабан туена Рәсәйнең 35 регионыннан кунаклар киләчәк. Бу турыда 2017 нче елның 10 февралендә Пенза өлкәсенең пресс – хезмәт хөкүмәтендә хәбәр иттеләр. «Тантаналы мероприятиядә Рәсәй Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичны, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миннихановны һәм башка хөрмәтле кунакларның катнашуын кабул итәргә»,- дип өлкә хөкүмәте рәсми хәбәрләрендә сөйләнә. 9 февральдә өлкә хөкүмәте оештыру комитет утырышында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнү турында хәбәр иттеләр.

Утырышны Пенза өлкәсе хөкүмәт рәисе урынбасары Василий Трохин алып барды. «Безнең өлкәдә 100 милләт вәкиле яши. Безнең Халыкара һәм өлкә бәйрәмнәрен үткәрегә бай тәҗрибәбез тупланган. Безнең бик күп эшебез, ләкин без Пенза өлкәсен Бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы итеп тәкъдим итәргә тиеш», дигән сүзләрне өлкә хөкүмәтенең рәис урынбасары катнашучыларга җиткерде.

2017 нче елның 10 февралендә басылган.